В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 17 Июль 2017 14:01

Видеоблогер Татар Малай: Актив яшьләр интернетта гына түгел икән

Үзен беренче татар инстаблогеры дип таныткан Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) бу көннәрдә “сәлкеш”ләрдә кунакта булып кайтты. Татар Малай Intertat.ru хәбәрчесенә “Сәләт” берләшмәсе, Әбри Хәбриев белән уртак тел табуы һәм хәзерге татар яшьләре турында фикерләрен сөйләде.


Интернетта көн саен актив яшьләр белән аралашсам да, үз күзләрем белән мондый яшьләрне күргәнем булмады дип сөйләде блогер. Татар инстаблогеры “Сәләт” форумнарында  беренче генә тапкыр барган, әмма видеблогер Булат Браво, шоу-мен Әбри Хәбриев, “Сәләт” радиосы һәм “сәлкеш”ләр аңа тиз арада бу мохиткә кереп китәргә ярдәм иткән.


-Ринат, сәлам. Син бу көннәрдә генә Биләрдә булып кайттың. Хисләрең нинди? 

 


Т. М. Мин мондый форумнарда беренче катнашам. Медиаперсона буларак чакырдылар. Монда килгәч оешканлыкны һәм энергияне күрдем. Аларның кычкырып каршы алулары сиңа да энергия өсти. Бер тапкыр килүгә нәрсәнең кайда икәнен аңлыйсың. Оештыру ягыннан барсы да югары дәрәҗәдә диеп әйтәсем килә.


Бу ике көн эчендә берничә мастер-класста булдым. Бер үк вакыт эчендә 5-6 мастер-класс бара. Шул ук вакытта спорт чаралары да уздырыла. Бөтен җирдә дә хәрәкәт. Һава торышы да шәп булды, рәхәтләнеп кызындык.


- Форумда булганнан соң “Сәләт” турындагы фикерләрең үзгәрдеме?


Т. М. Фикерләр үзгәрде. Мин аларның тарихын белгәч, тагын да кызыксына башладым. Беренче елны 120 кеше булган, ә быел барлык делегатлар белән 9 мең кеше килеп китте. Бу еллар эчендә генә халык саны ничә тапкыр арткан. Минем “Сәләт” турындагы фикерләр начар да түгел иде. Һәрчак исем китә. “Сәләт”кә булган мөнәсәбәт тә яхшырганнан яхшыра бара. Мин беренче тапкыр “Сәләт йорты”на килгәч тә, монда сәләтле яшьләр килә дип уйлаган идем. Мин Интернетта аралашкач, гел яшьләрне күрәм бит. Интернетта актив кешеләр монда да йөри икән. Яшьләр Интернетта гына актив түгел. Безнең чакта да ник “Сәләт” булмады икән дип үкендем.


- Яшьләр өчен оештырылган тагын нинди берләшмәләрне беләсең, элемтәдә торасың?

 


Т. М. Мин татар бәйрәмнәрендә бик катнашмыйм. Әле 1 ел элек кенә популярлашып киттем. Чагыштырырлык әйберем юк. Дөресен генә әйткәндә, мин андый әйбер белән кызыксынмый идем.  Мин үзем Түбән Камадан. Анда эшләдем. Шәһәр тормышы белән яшәдем. Хәзер барысы да үзгәрде.


- Синең Instagramыңнан күп кенә яңа видеолар күрдек. Араларында “сәлкешләр” белән төшкән фотоларың күп. 


Т. М. Без кичә “сәлкешләр” белән репетициядә булдык. Анда 500 кешегә минем девизны – “дусларым-матурларымны” (Ринат һәр видеода Instagram челтәрендәге дусларына “дусларым-матурларым” дип эндәшә - А.Ш) әйтте. Шулкадәр кеше бергә әйткәч, рәхәт булып китә. Мин подписчикларымның ничек яратуын лайклар аша гына белә идем, ә монда шуның кадәр кеше булгач бик күңелле. Күп кенә фотолар төштек. Мин фотоларны аларга күңелле булсын өчен куям. Бер “сәлкеш”кә куйган идем, туганнары танып алган. “Безнең балабыз шунда йөри әле”, - дип яздылар. Шуннан чыгып мин үзем белән фото төшерүчеләрне аккаунтыма куя башладым. Аларның берсе дә “Ринат абый фотобызны битеңә куй әле”, - дип сорамады.


 - Социаль челтәрдәге битләреңдә сине Булат Браво (блогер) белән күреп булды. Шулай ук син Әбри Хәбриев белән дә берничә вайн ясарга өлгердең. Үз эшенең чын осталары белән эшләү ничегрәк?


Т. М. Мин күп вакытымны Булат Браво белән үткәрдем. Кеше безне популяр ди, ә без аны аңлап бетермибез,ул популярлыкны кулланмыйбыз. Без үзебезне алай хис итмәгәч, Әбри Хәбриев безгә йолдыз кебек. Мин әле аңа 2009 елда күрешкән вакытымны да искә төшердем. Мин ул вакытта бер кибеттә эшли идем, ул мунча әйберен алды. “Искә төште”, - диде ул, гәрчә ул вакытта таныш булмасак та. Җиде ел элек булган хәл ул. Булат та 5 ел элек Әбригә “Сезнең кебек буласым килә”, -  дип язган хатларын сөйләп утырды. Әбри Хәбриев кебек кешеләр белән эшләве дә җиңел. Төшерү дә безнең бер 5-10 минут кына булды. Бер-ике дубльдан әзер була. Алар белән эшләве дә күңелле.


- “Сәләт”не оештыручыларның берсе – Әдип Әлмир турында син нинди фикердә? Моңа кадәр аны белә идеңме?


Т. М. Мин Әдип Әлмирне белә идем инде. Мине аңа “Татар блогерын чакырдык әле”, - дип тәкъдим иттеләр. “Әйе, ишеткәнем бар”, - диде. Бу вакытта да рәхәт булып китте. Кырыйдан гына аның бәләкәй балалар белән аралашуын карап утырдым. Алар спиннер әйләндереп тора иде. Аны барысы да алкышлар белән каршы ала. Дәрәҗәсе зур, яхшы кеше.


Әңгәмәдәш – Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 307 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 17 Июль 2017 14:09
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев