В заголовках  В тексте

Җәмгыять

  • «Иҗатымның уңышы − ихласлыгымда», − ди ул үз иҗаты турында. Исеме күпләргә таныш автор-башкаручы Оксана Ильюп белән үзешчән иҗат, альбом чыгару, зур сәхнәгә менү турында сөйләштек.

    Чәршәмбе, 19 Июль 2017
  • 3-6 август көннәрендә  Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узачак. Анда Татарстан һәм Башкортстаннан гына түгел, чит илләрдән дә күп милләттәшләребез чакырулы. “Интертат” электрон газетасы әлеге делегатларның быелгы съездан нәрсә көтүләре, нинди өметләр баглаулары белән кызыксынды. 

    Сишәмбе, 18 Июль 2017
  • Көннәр матурланды, яңгырлар туктады, умарталар да рәхәтләнеп эшлидер дип кичә генә уйлап куйган идем. Юк! Бәланең берсе артыннан берсе чыгып кына тора. Минзәлә районыннан күңелсез хәбәр килеп иреште. Тау асты Байлар авылыннан Рәмзия Гатина шалтырата. Хәтерегездә булса, аның белән ике атна чамасы элек сөйләшкән идек.  “Бал җыярга атна-ун көн вакыт җитә, көне генә булсын” дигән иде ул чакта.

    Сишәмбе, 18 Июль 2017
  • Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге аттестатлар алды һәм документларын тапшырды инде. Бүген – Казан югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең иң кызган чоры. Әлеге күзәтүдә без нинди юнәлешләргә бәяләрнең артуы, кайларда яңа юнәлешләр ачылуы һәм ничә кешенең инде документлар тапшырырга өлгерүе хакында сөйләячәкбез.

    Шимбә, 15 Июль 2017
  • Быел яңгырлар яву сәбәпле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бер айга соңрак өлгерде. Былтыр аларны базар киштәләрендә 10 июньнән табып булса, быел исә 10 июльдән дә иртә күренмәделәр.

    Якшәмбе, 16 Июль 2017
  • «Сыерлы көн – сыйлы көн”, - дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Ул үзеңне дә, балаңны да, авыл халкын да тук итә. Моны без Лаеш районы Сингел авылына барып, Миңнуллиннар үрнәгендә күреп кайттык.

    Дүшәмбе, 17 Июль 2017
  • Татарстанга моңа кадәр билгеле булмаган инфекция яный. Ул мөгезле эре терлекләрнең сәламәтлегенә зыян китерә. Ветеринарлар чаң суга. “Төенле дерматит”, ягъни икенче төрле итеп әйткәндә, нодуляр дерматит очраклары Россиядә 2015 елның көз аенда гына теркәлгән. Шулай булуга да карамастан, ул инде шактый зыян салып өлгергән.

    Җомга, 14 Июль 2017
  • Авыл халкы бу көннәрдә җиләк дип тә, гөмбә дип тә артык кайгырмый. Хәтта бакчада үсми утыручы кыяр-помидорга да әлләни исе китми аның. Печән кирәк, печән! Малкайлар, күзгә карап, печән сорый! Яңгырларның гел зыяны гына булды димәс идем. Котырып үсте, билдән үлән болында. Әмма аны чабарга, җыярга, киптерергә, алып кайтырга әле көн юк диярлек. Кичә-бүгенге исәпкә алмаганда. Кыскасы, үлән күп, печән юк. Кышын малкайларга алып салырлык печәнең булмаса, болындагы үләнне печән дип атап булмый. “Интертат.ру” авыл уңганнарыннан, авыл хуҗалыгы белгечләреннән печән хәлен сорашты.

    Пәнҗешәмбе, 13 Июль 2017
  • 24 июнь көнне Түбән Камада Адель Гарипов исемле егет суга төшкәндәй юк була . Бу кичтә ул дуслары белән кич чыга һәм Бызов базары тирәсендә машинадан төшеп кала. Салонда  исә ул рюкзагын, телефонын һәм барлык акчасын калдыра.

    Җомга, 14 Июль 2017
  • Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе,  самолет рейслары тоткарланган очракта, пассажирларның нәрсәгә хокуклы икәнлеген искә төшерә.

    Җомга, 14 Июль 2017
  • Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе атланмайга чагыштырма сынаулар үткәрде.

    Пәнҗешәмбе, 13 Июль 2017
  • Була шундый кешеләр: алар яз җитүне түземсезләнеп көтә дә, урман-болынга чыгып чаба. Табигатьне яратучы, аннан илһам алучылар болар. Җәй буе җиләк, бөрлегән, гөмбә җыя, дару үләннәре киптерә, себерке бәйли. Үзе өчен. Ә икенчеләр исә шул табигать хәзинәсен сатып, акча эшли. Әллә ни зур табыш булмаса да, көндәлек чыгымга ярап куя. Әгәр инде җиләк-гөмбә җыю яраткан шөгылең булса, ике куянның койрыгын берьюлы тотасың.

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • Мәктәп тәмамлагач, күп кенә кызлар-егетләр үз хыяллары буенча түгел, ә әти-әниләренең теләкләре һәм мөмкинлекләре буенча укырга керә. Беренчедән, әти-әнинең баласын киләчәктә кем итеп күрәсе килә һәм янчыктагы акча кая керергә җитә. Өстәвенә, сайлаган һөнәрнең ил-көн алдында дәрәҗәле булуы да кирәк. Ә баланың хыялларына күңел түрендә яшеренеп тә калырга мөмкин.

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • Быелгы хәвефле җәй үз галәмәтләрен көн туган саен күрсәтеп тора: давыл, өермә, урамнарны су басу, кар-боз яву дисеңме... 8 июль көнне Биектау районының Ташсу авылында бер йортны яшен суга. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмый. Өй “дача” итеп кенә кулланыла икән.

    Дүшәмбе, 10 Июль 2017
  • Авыл халкы эш бетүгә, хуҗалыклар бөлеп таркалуга зарланган заманда Питрәч районы Көлкәмәр авылы халкы ферма ачылуга зарланып, Татарстан хөкүмәтенә хат язган. Моның сәбәбен ачыкларга теләп, "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе авылга юл тотты.

    Якшәмбе, 09 Июль 2017
Страница 1 из 333

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев