В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 20 Март 2017 17:58

Татарстан халыклары съезды делегаты А.Комлев: "Безнең авылда татарлар, руслар, башка миллəтлəр бар. Тик миллəт буенча бүлү юк"

Татарстанда 200гə якын миллəт яши. Бердəмлекне саклап, ныгытып, һəрдаим үстереп торырга кирəк, дигəн фикердə республика җитəкчелеге. Нəкъ əлеге максатны күздə тотып, апрель аенда инде өченче мəртəбə Татарстан халыклары съезды үткəрелəчəк.

 

Татарстан халыклары съездының беренчесе 1992 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шəймиев инициативасы белəн уза. Икенче съезд Казанда моннан ун ел элек – 2007 елның ноябрендə үтə. Делегатлар анда Татарстан Республикасы милли сəясəте концепциясен раслый. III съездны уздыру турында, Дəүлəт Советына юлламасы вакытында, ТР Президенты Рөстəм Миңнеханов яңгыратты. Быелгы съездда Татарстанда яшəүче 173 миллəтнең һəрберсеннəн дə вəкил катнашыр, дип көтелə. Делегатлар җилкəсендə зур бурыч тора, съездда кабул ителгəн карарлар нигезендə якындагы 10 ел өчен дəүлəт һəм муниципаль хакимият органнары эшчəнлегенең юнəлеше билгелəнəчəк.

 

Татарстан халыклары съездына Тукай районыннан делегат булып сайланган Кече Шилнə авыл җирлеге депутаты, эшмәкәр белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Ул рус миллəте, православие дине вəкиле Антон Комлев.

 

– Антон Павлович, əлеге съездның төп бурычы – республикада яшəгəн миллəтлəрне берлəштерү, үзара дустанə мохит булдыру. Əйтегез əле, күпмиллəтле Тукай районында, аерым алганда, үзегезнең авыл җирлегендə халыклар дуслыгын сез ничек күзаллыйсыз?

 

– Ильбухтино – тарихи яктан караганда ук элек-электəн рус авылы булган, хəзер дə күпчелекне руслар тəшкил итə. Лəкин татарлар да, башка миллəтлəр дə бар. Тик миллəт буенча бүлү юк. Без барыбыз да Ильбухтино авылы кешелəре, шунда яшибез, гомер итəбез, балалар үстерəбез. Шуңа күрə борчу-шатлыкларыбыз да уртак.

 

– Ə рухи тормыш, дин ягыннан авыл халкы ничек?

 

– Əйткəнемчə, авылыбыз элек-электəн үк рус авылы булганлыктан, бездə чиркəү эшли. Күптəн түгел генə яңа рухани килде. Владимир атакай авылның дини тормышына җан өргəндəй булды. Якшəмбе мəктəбебез эшлəп килə. Иконалар язу мəктəбе, остаханə бар. Балалар да, зурлар да бик телəп дини белем ала. Лəкин бу бар авыл халкы православиега күчəргə тиеш дигəн сүз түгел. Һəр кешенең үз ышанычы, үз кыйбласы. Һəр кеше үз динен тотарга хаклы һəм авылыбызның һəр кешесе дə дин ягыннан ирекле.

 

– Барлык дин һəм миллəт вəкиллəрен дə берлəштерүче, дуслаштыручы йолалар, бəйрəмнəр, чараларыгыз бармы?

 

– Əлбəттə, беркем дə үз эченə генə биклəнеп ятмый. Авылыбызда туган як музее эшли. Җирле тарихчы, авыл җирлеге депутаты Сергей Морозов бу өлкəдə бик күп эш башкара. Миллəтебез төрле булса да, тарихыбыз, үткəнебез уртак. Шулай ук гөрлəтеп клуб эшли. Анда һəр бəйрəмне зурлап үткəрəлəр. Авыл халкы бик телəп килə, үзлəре дə тамашада катнаша. Мин үзем кайвакытта шул бəйрəмнəрне оештыручылардан, ярдəм итеп йөрүчелəрдəн булам. Инде концерт башланып, залга кереп утырып карыйм əле дигəндə, анда утыру түгел, басып карау өчен дə урын калмаган була. Ишек төбеннəн генə күзəтəм тамашаны.

 

– Ə нинди борчу-проблемалар белəн янып йөри авыл халкы, уртага салып нинди сораулар чишəсез?

 

– Соңгы елларда авылыбыз берничə мəртəбə үсте, авыл җирлеге чиклəрен дə киңəйттек. Бер яктан караганда, авылның үсүе, елдан-ел халык саны артуы матур күренеш булса, икенче яктан моның үз борчулары да бар. Беренчедəн, авылда юллар проблемасы бик кискен тора. Бер асфальт юлыбыз бар, калганнарына таш түшəлгəн. Шəһəр, күрше авыллар белəн элемтə бар. Тик шəһəрдəн күчеп килгəн, уңайлылыкка өйрəнгəн халыкны бу канəгатьлəндерми. Əлбəттə, кеше камиллеккə омтылып яшəргə тиеш, юллар проблемасы да авыл җирлеге башлыгының күз уңында торган мəсьəлəдəн санала.

 

Икенчедəн, урамнарны яктырту проблемасы. Бер генə авыл җирлеге бюджеты да мондый проблеманы мөстəкыйль чишə аладыр дип уйламыйм. Юллар түшəү кебек үк, урамнарны яктырту да өстəмə керемнəр талəп итə торган мəсьəлə. Депутат, үз бизнесын шушы авылда башкаручы эшмəкəр буларак, урамнарны яктырту буенча үзем дə бик ныклап шөгыльлəнəм. Клубны тулысынча яктырттык. Алга таба да башка урамнарны карау буенча эш алып барылачак.

 

Өченче, иң борчыган проблема – ул эчə торган суның сыйфаты. Бу өлкəдə төрле фикерлəр яңгырады. Су чистарту җайланмасы булдыру вариантын да карадык. Лəкин елдан-ел үсə барган Ильбухтиноны тулысынча чиста су белəн тəэмин итəр өчен безгə тулы бер су чистарту корылмасы кирəк. Моның күпмегə төшəсен исəплəп карагач, суны шəһəрдəн китертү вариантын да өйрəндек. Лəкин аның монысы да гаять күп чыгым талəп итə торган мəсьəлə. Килəчəктə, əлбəттə, депутатлар корпусы, авыл җирлеге һəм район җитəкчелеге тырышлыгы белəн проблемалар үз чишелү юлын табар.

 

– Съездга нинди уй-ниятлəр белəн барасыз? Күпмиллəтле Татарстан, аерым алганда, Тукай районында гомер итүче кеше буларак, нинди өметлəр белəн янасыз?

 

– Татарстан – туган йортыбыз. Шушы уртак йортыбызда һəр миллəтнең үз урыны бар. Һəр миллəт үзенең гореф-гадəте, теле, мəдəнияте, дине, йоласы белəн матур. Шуңа күрə дə рухи үсеш өчен яңа мөмкинлеклəр булдырылуын көтəм.

 

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА, “Якты юл” газетасы

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 691 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 20 Март 2017 18:02
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев