В заголовках  В тексте
Җомга, 19 Май 2017 11:54

Бер яшьлек Ринальнең әнисе Гөлсия ханым: "Эх, шул чакта баланы ярып кына алсалар икән!”

"Чү, иртә бит әле. Бераз гына түз инде, балам. Кая ашыгасың?" Гөлсия карынындагы нарасые белән сөйләшә,  аны тынычландырырга тырыша.


Яңа гына декретка чыгып, ул йөклелегенең калган ике аен иренең авылында, аның әнкәләре янында саф һава сулап, ял итеп үткәрергә җыена. Рәхәтләнеп авыл мунчасына керергә хыяллана.  Әмма табигать кочагында иркәләнүләр, мунчада парланулар язмаган икән. Ире белән авылга кайтып кына төшүләре була, инде берничә сәгатьтән Гөлсия җиңел генә авыртулар сизә.  Күңеле болгана башлый.


Башта Гөлсия берни дә аңламый. Бу бит аның беренче йөклелеге. Иртә дә әле. Карынындагы улына нибары 30 атна гына. Йөклелеге дә бернинди тайпылышларсыз уза. Токсикоздан да әлләни интекми, шешенми дә,  кан басымы да тиешле дәрәҗәдә, анализлары да яхшы. Әмма Гөлсия ирексездән үз тоемлауларын "тыңларга" тотына. Тулгаклар арасында минутлар саныйсы икәнен әни булган дус кызларынннан белә ул. Җиңелчә генә авыртулар 8 минут саен булуын санап чыгара.  Ярый әле ире китеп өлгермәгән, янында. Иртәнге якта ул иптәшен уята да, алар кире Казанга юнәләләр.

 


Берничә сәгатьтән алар инде Казанның 3 санлы бала табу йорты ишекләре каршында. Табиблар шунда ук Гөлсияне карый. Чыннан да, бала туарга ашыга. Булачак әнинең организмы моңа әзер. Әмма хатын-кызны бу бала тудыру йортында калдырмыйлар. Бала бит җитлекмәгән килеш дөньяга киләчәк. Ә биредә мондый балаларга ярдәм итү өчен җиһазлар да, шартлар да юк.  Гөлсияне инде ире белән түгел, ә белгечләр күзәтүендә ашыгыч ярдәм машинасы белән 1 санлы бала табу йортына юллыйлар.


Инде Гөлсияне янә табиблар карый. Тулгакны әллә туктатыргамы  дип тә уйлыйлар. Әмма башланган процессны инде туктатып булмаячак, дигән фикергә киләләр.


- Икенче көнгә иртән табачаксыз. Борчылмагыз, балагыз исән-сау туачак. Җитлекмәгән балаларның күзләре белән генә проблемалары булырга мөмкин. Шуңа әзер булыгыз, - дип тынычландырган булачак әнине табиблар.


Шуннан 1 тәүлек буе тилмерүләр. Гөлсия эчә дә, ашый да, йөри дә алмый. Суы бик озак китми. Ул табибларга кесарево ясагыз дип ялвара. Әмма табиблар аналыгың ачыла, үзең табачаксың, кесарево ясарга сәбәп юк, дип аның үзе тапканын көткән. Эх, шул чакта баланы ярып алсалар икән!


Ниһаять, икенче көннең таңы белән,  сабый дөньяга килә. Бала шунда ук кычкырып җибәрә. Яңа әни булган Гөлсиянең бәхете эченә сыймый. Күзләреннән сөенеч яшьләре тама.

 


Әмма бала тулгаклар вакытында бик интеккән, аңа кислород җитмәгән булып чыга.  Бала гипоксия белән туган дип әйтәләр. Шулай да, нарасыйның хәле алай авыр булмый. Авырлыгы да җитлекми туган бала өчен аллага шөкер - 1880 грамм. Бер тәүлек реанимациядә, кислород астында ятканнан соң, бала үзе сулый да башлый.


- Бала тугач та, берничә көннән реаниматолог мине чакыртып, болай диде: "Балагызга гипоксия булган. Баш миенең кайсыдыр өлеше зарарланган. Әмма без әлегә бу нәрсәдә чагылыш алачагын белмибез - йә күз күреме, йә сөйләм, йә ишетү, йә хәрәкәт өчен җавап биргән күзәнәкләр зыян күргән булырга мөмкин". Әмма без, әлбәттә, яхшыга өметләндек, - ди Гөлсия Щукина.


Билгеле, башка әни һәм бәбиләр кебек, бала табу йортыннан туры өйгә кайту турында сүз дә булмый. Башта Гөлсия белән бәбкәчен Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерергә ниятлиләр, әмма анда урын булмый. Бер атнадан 1 балалар хастаханәсенә җибәрәләр. Әмма анда озак тотмыйлар. Берничә атна дигәндә, баланың авырлыгы 2 килограммга тула һәм бәхетле әни белән нәнине өйләренә чыгаралар.


Беренче вакытта әти белән әни кеше бернинди тайпылышлар сизми, күрми. Бала яхшы гына ашый, якыннарын күреп елмая, эче авыртса, елый. Бераз үсә төшкәч, шешәне үз куллары белән тотарга маташа башлый, балаларча "сөйләшә".  
Әмма өч айларда нәни Ринальгә (балага шулай дип исем кушалар) бик нык салкын тия. Җитлекми туган нәнинең үпкәләренә аз гына суык та җитә кала. Баланы әнисе белән хастаханәгә салалар. Анда бер атна да тотмыйлар - тизрәк чыгарырга ашыгалар, берәр атнадан дәваланып бетмәгән баланың хәле яңадан кискенләшә. Шуннан янә хастаханә палатасы. Алга таба шушы салкын тию үз тискәре нәтиҗәләрен биргән, күрәсең.


6 айларда Ринальнең яшьтәшләреннән бераз артта калуын сизә башлыйлар. Салкын тиеп авыру да хәлен кискенәйткәндер, мөгаен. Шунда баланың ана карынында кислородка тилмерүе хәрәкәт өчен җавап биргән күзәнәкләргә зыян салуы ачыклана.


Бүген 1,10 яшьлек Риналь әнкәсенең кулыннан да төшми. Бик төшәр, тәпи-тәпи китәр иде дә, тәне генә тыңламый әлегә.


- Балалар уйнаганда, күзеннән утлар атылып тора инде жаныкаемның, анын да йөгереп уйныйсы килә, әлегә булмый гына.  Башка нәниләр йөгереп йөргәндә, сөенә ул, кычкырып көлә. Кибеттә дә, урамда йөргәндә дә, миңа бик күпләр "Ник кутәреп йөрисез аны, җибәрегез, аяк киеме пычыраныр дип куркасызмыни", - диләр. Балабыз тышкы кыяфәте буенча сау-сәламәт кебек.  Әмма яшьтәшләренә кадәр аңа бик ерак әле, - дип көрсенә Гөлсия.


Бүген Риналь кашык тотып ашый алмый, кулларында тонусы бик көчле. Утыруын да терәлеп кенә утыра, үрмәләү, йөрү турында әле сүз дә юк. Әмма хәрәкәт ягыннан тайпылышлар булса да, бәләкәч акыл үсеше буенча яшьтәшләреннән бер дә калышмый.  Мактасаң - сөенә, орышсаң, үпкәли, барысын да аңлый, сөйләшергә дә маташа инде.


Әти белән әни кеше, ике яктан барлык туганнар баланы тернәкләндерү өчен барлык көчен куя.  Көн дә диярлек хастаханәләр бусагаларын таптау. Массаж, ЛФК, логопед, кече моторикасын  үстерү, остеопат. Әлбәттә боларның барысы да бик кыйммәткә төшә. Әмма тукталырга ярамый. Барлык табиблар фаразлары бик тә әйбәт бит. Көндәлек шөгыльләнүләр һәм вакыт кына кирәк, диләр алар.


Тагын бер нәнине "кеше" итү, аякка бастыру безнең кулда. Бу бары тик әти белән әнинең генә хәленнән килмәячәк. Ярдәм кулы сузучылар бик кирәк. Тагын бер гаилә  кешеләр мәрхәмәтлегенә, киң күңеллелегенә өметләнә. 100-200-300 сум күпләребез өчен зур акча түгел, ә бу гаилә өчен һәрберебездән тамчылап җыелган акча, бик зур ярдәм була ала. Балаларын аякка бастыру - аларның иң зур хыяллары. Бу хыялны тормышка ашырырга ярдәм итсәк иде...

Диагноз : Перинатальная патология головного мозга в форме спастического тетрапареза.
Наши реквизиты: карта Сбербанк России на имя Щукиной Гульсии
4276862038813061
Тел. 89377708684
Яндекс кошелек 410014041477526
Ярдәм төркеменә сылтама:
https://vk.com/club146734770


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1398 мәртәбә Соңгы үзгәртү Якшәмбе, 21 Май 2017 15:59
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев