В заголовках  В тексте
Җомга, 16 Июнь 2017 07:39

"Халкым белән хушлашканда, мине матур итеп бизәгез, кызыл күлмәгемне кидертегез..." Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия әнисенең соңгы минутлары турында сөйли

"Халкым белән хушлашканда, мине матур итеп бизәгез, кызыл күлмәгемне кидертегез..." Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия әнисенең соңгы минутлары турында сөйли Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА фотосы

Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова кызы Зөлфиягә вафатыннан соң үзе белән ничек хушлашырга икәнен сөйләп калдырган. Зөлфия ханым "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәдә шул хакта әйтте.

 

- Әни: “Мин үлсәм, мине матур итеп күмегез. Мин сәхнәдә булырга тиешмен”, - дия иде, - дип сөйләде Зөлфия “Интертат”ка. – Ул якташы, республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка да, мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга да, филармония җитәкчесе Кадим Нуруллинга да шулай дигән.

 

Әни үзенең кызыл күлмәген ярата иде – шуны кидертергә кушты. “Мине матур итеп бизәгез. Халкым мине күрсен. Минем белән саубуллашсын”, - диде. Өч көннән дә иртәрәк булмасын, диде. Барысы да аның теләге.

 

Ул инде әнисенең кызыл бәрхет күлмәген үтекләп, әзерләп куйган, өстенә ябарга ак бәрхет тукыма алган.

 

- Кызыл бәрхет күлмәк өстенә ак бәрхет япма матур булыр. Әни риза булыр иде кебек, - ди Зөлфия.

 

Зөлфия – Әлфия Авзалованың икенче кызы. Казан театр училищесын тәмамлап, Татар дәүләт филармониясендә әнисе янында да эшләгән. Соңрак ире Равил Нигъмәтҗанов белән озак еллар Кипрда, Америкада яшәгән. Алар  Ләйсән белән Рената исемле ике кыз үстергәннәр. Ләйсән Америкада яши, дүрт баласы бар, бәләкәенә яшь ярым.

 

Зөлфия ханым  ире белән бергә соңгы ике ел ярымда Әлфия апа Авзалова янында яшәде.

 

- Әни белән бик сөйләшә идек. Ул анекдотлар сөйли иде, яшьлеген искә ала иде, Илһам абый белән мөнәсәбәтләрен, безнең балачакларны, гастрольләрен... – ди Зөлфия ханым.

 

Әнисенә инсульт булган 5 май иртәсе турында ул болай дип сөйләде:

 

- Әни иртән торды, юынды, тешләрен чистартты, чәй эчтек, ботка ашады. Әни урындыкта утырып калды, мин этне йөртергә алып чыгып киттем. Урамда җиде генә минут булганмындыр. Бик тиз кердем. Әни урындыктан егылган иде, торгыздым. Сорыйм - аңлаешсыз гына җавап бирә. Врачларны чакырттым. Врачлар: “Башы әйләнгәнгә түгел, инсульт булганга егылган", - диделәр.

 

Әлфия апаны элеккеге “Обком больницасына” салганнар. Бу Казанның 2нче клиник хастаханәсе иде – хәзер Университет клиникасы дип атала. Кызлары биредәге врачларга һәм, гомумән, бөтен медперсоналга бик рәхмәтле: “Алар булдыра алганның барысын да эшләде, - ди Зөлфия. – Без анда өч-дүрт атна чамасы яттык. Аннары безгә йә өйгә чыгарга, йә башка җиргә урнаштырырга кирәклеген сиздерделәр. Бу больницаларның регламентлары белән бәйле”.

 

Зөлфиягә Татарстан Президенты Аппаратына да, Минтимер Шәймиев исеменә дә хат язарга туры килгән: “Әйе, кайчакта көрәшергә дә туры килде. Холкым тукталып кала торганнардан түгел. Аеруча әнигә кагылышлы булганда”, - ди Зөлфия.

 

Хат язылгач, барысы да тиз хәл ителгән - Әлфия Авзалованы 7нче шәһәр больницасына аерым палатага салганнар. “Әни никадәр генә кешеләрне яратса да, аның авыру килеш күренәсе килми иде - без моны аңлап аерым палата сорадык”, - дип аңлата Зөлфия ханым һәм үзләренә ярдәм кулы сузган кешеләргә рәхмәтләрен җиткерә. “Хөкүмәткә, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга, филармония директоры Кадим Нуруллинга, җырчы Салават Фәтхетдиновка... – дип санап китә ул, кемне дә булса онытып калдыруыннан куркып. - Кайгы килгәндә кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, беркем дә баш тартмады. Энгель Нәвапович әнинең хәлен белергә палатага да килде. Әни аны бик ярата иде. Минтимер Шәрипович та, Энгель абый да – актанышлылар бит!”

 

Зөлфия ханым клиниканың баш табибы Марат Садыйковка, профессор Радий Есинга рәхмәтләрен җиткерде. “Теге дөньядан әнине “обком больницасы” чыгарды, 7нче больница дәваларга тырышты. Әни хәтта җырлый башлаган иде инде. Мин җырлыйм, ул кушыла”, - дип сөйли Зөлфия елый-елый.

 

Кызлары әниләрен бер минут та ялгыз калдырмаганнар. Гүзәле – төнлә, Зөлфиясе көндез гел янында булганнар. “Өч тапкыр янында конферансье Әлифә Вәлиева утырып торды. Әни аны таныганга күрә калдырып тордык. Әнинең бертуган сеңлесенең алты баласы калган иде бит әле. Әни аеруча алар арасыннан Розасын бик ярата иде – ул да карашты. Әмма көндезләрен әнине мин беркемгә дә ышанып калдырмадым – гел үзем янында булдым. Әни сөйләшмәсә дә аңлый иде, баш кага иде. Авыр иде. Без яхшыга өметләндек”.

 

Зөлфия ханым күз яшьләре белән әнисенең соңгы көнен хәтерендә яңарта: “Иртән 9га килдем. “Әни”, дим. Таный да кебек, әмма ничектер башкача. “Йоклама, - дим, - хәрәкәтләник”, - дим. Күзен ача да, йома. Врачларны чакырдым. Реанимациягә алып киттеләр дә, бераздан кире палатага кайтардылар. Мине алыштырырга кич апа килде. Аның белән 15 минут саен шалтыратышып тордык. Гүзәл әйтә: “Ничектер әллә ничек сулый ул”, - ди. “Врачларны чакыр”, - дим. Мин килгәндә әни реанимациядә иде. Янына керергә рөхсәт иттеләр. “Әни”, - дип кулларын үбә башладым. Шул мизгелдә “Быстренько уходите”, - дип чыгарып җибәрделәр. Мин аңлап та җитмичә атылып чыктым. Үлә башлавы булган икән. Врачлар нидер эшләргә тырышканнар. Без реанимация ишеге янында басып тордык. 10 минуттан табиблар: “Әниегез үлде”, - дип хәбәр иттеләр. Янына кертүләрен сорадык. Ул әле җылы иде. Аякларын үптек. Ике сәгатьтән алып киттеләр...”

 

Әлфия Авзалованың җырлары, Әлфия Авзалованың тормыш юлы һәм иҗаты турында шушы сылтамалар аша белешә аласыз.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 7876 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 16 Июнь 2017 13:18

9 фикерләр

  • Фикер белдерү Сишәмбе, 20 Июнь 2017 12:56 Мин язган

    Үлем чире икәне билгеле бит инде,әллә нинди чир түгел. җәл,шулай реанимациядә изаландырганнары...быстренько уходите дип мәш килүләре...
    Өйдә,тынычлыкта,якыннары арасында җан бирсә лучше булыр иде.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 17 Июнь 2017 18:54 Ашрапова Дамира язган

    Элфия апа Авзалова зур авырлык белэн тормышнын тобеннэн кутэрелгэн халкыбызнын матур жЫрчысы ,легендарь жырчы.Ул чиста кунелле, кешелэрне яратучы,артык гади, тыйнак кеше иде.Анын жырлары,анын моны улемсез.Элфия апа татар эстрадасына куйган хезмэте белэн улемсез .

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 17 Июнь 2017 07:45 Вазигулла яр чаллы язган

    Алфия апа жырлары белэн халкым дип Аллах каршында жихэд кылды хезмэте эчен сорамады барына канэгат булды.Раббым Аллах булэгенне югары жэннэтлэрен белэн булэклэсэн иде колынны

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 16 Июнь 2017 13:44 Алфия язган

    Авыр туфрагы жингел булсын Урыны жомахта булсын

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 16 Июнь 2017 13:30 яр ЧАЛЛЫ СИРЕНЬ ханым язган

    Кабатланмас татар сандугачы картаймый торган мэнгелек Альфия апа хуш урынын ожмахта узен безнен йорэктэ ......

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 16 Июнь 2017 10:40 Зулейфа Мукамова язган

    Алфия апа сез безнен кунеллярдя мянге сакланырсыз!сезнен онытылмас жырларыгыз кала !тыныч йоклагыз Алфия апа!

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 16 Июнь 2017 09:35 Рамиль язган

    Алланын рахмэтендэ булсын Альфия апа татарларнын былбылы иде, мин андамадым шунда гробка салып кумэлэр ме ни????

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 16 Июнь 2017 08:33 Мяскяу язган

    Бигряк яхшы кеще иде, яхшы Рамазан аенда ульде, без анын жырлары белян устек. Жомахта урны булсын!!!

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 16 Июнь 2017 08:31 Рамзия язган

    Акыллы,кешелекле,матур кызлар устергэн Альфия опа!!!

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев