В заголовках  В тексте
Шимбә, 17 Июнь 2017 16:25

Әлфия апаны чәчәкләргә генә дә күмеп була иде... – Әлфия Авзалованы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр (фоторепортаж, видео)

Әлфия апаны чәчәкләргә генә дә күмеп була иде... – Әлфия Авзалованы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр (фоторепортаж, видео) Ильнар ТУХБАТОВ фотолары

17 июньдә Казанда, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасы бөтен теләгән кешене хәтта сыйдыра алмады. "Интертат" газетасы бөек җырчыны Яңа Татар бистәсендә соңгы юлга озату чарасыннан фоторепортаж тәкъдим итә.

 

Иртә белән Әлфия Авзалова яшәгән җир -  Казанның Миңнуллин урамындагы 8нче йорт янында хушлашу булды. Филармония бинасында татар халкының күренекле җырчысын соңгы юлга озату чарасында Татарстан республикасы җитәкчелеге, Әлфия Авзалованың туганнары, якыннары, якташлары, танылган артистлар, җырчының иҗатын сөючеләр катнашты, сәхнәдән матур, җылы сүзләр әйтелде. Кешеләрнең күзләрендә - яшь, кулларында чәчәкләр иде. Кызы Зөлфия ханым әйтүенчә, җырчы: "Үлгәч, мине матур итеп бизәгез, минем белән халкым хушлашсын", - дип әйтеп калдырган. Мәгълүм булганча, артистка 84 яшендә 15 июньдә вафат булды.

 

Филармониядә хушлашу чарасының рәсми өлеше тәмамлаганнан соң, Әлфия Авзалованы алкышлар белән Яңа Татар бистәсе зиратына озаттылар.

 

 
Зиратта җырчыны бер төркем халык көтеп тора иде инде. Алдан Әлфия Авзалова бөек шагыйрь Габдулла Тукай янына җирләнә, дигән хәбәр чыккан иде. Әмма җирләнү урыны Габдулла Тукай кабере яныннан бераз читтәрәк, 25 аллея янында булып чыкты. Соңгы юлга озатырга килгән халык бу урынны уңайлырак, дип таныды. Чыннан, бу урын иркен аллеяда, режиссер Илгиз Мәҗитов кабере янәшәсендә. 
 
Җеназа намазы һәм Коръән аятләрен Казанның “Мәрҗәни” мәчете имамы Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды. Ул "Изге Рамазан аенда вафат булган җырчыга җәннәт түреннән урын әйләсен", дигән теләкләрен җиткерде, җырчының якыннарына сабырлык теләде.
 
Җирләнер алдыннан мәрхүмәне якын туганнарына күрсәттеләр. Җырчының җәсаде өстенә беренче туфракны хәзрәт атты. Соңыннан бу мөмкинлек мәрхүмәнең туганнарына һәм хушлашырга килүчеләргә дә бирелде. 
 
Зиратка килүчеләр арасында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, депутат, шагыйрь Разил Вәлиев, шагыйрь Равил Фәйзуллин, җырчылардан Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Асаф Вәлиев, Нәфкать Нигъмәтуллин, Ранил Нуриевлар бар иде. Хәмдүнә Тимергалиева: “Җәннәттә бул”, - диеп бер уч туфрак атты.
 
Соңгы юлга озатырга килүчеләрнең күпчелеге урта һәм өлкән буын кешеләр иде. “Әлфия апа концерт куярга безнең авылларга килә иде”, - дип яшьлекләрен искә төшерде алар. Тумышы белән Мамадыштан булган Нурулла Сираҗиев, чәчәкләрнең күплегенә ишарә итеп: "Әлфия Авзалованы чәчәккә генә дә күмеп була иде", - диде.
 
“Мин үзем 1942 елгы. Мин Әлфия апага алып килгән кадәр чәчәкне моңа кадәр күргәнем булмады", - диде ул.
 
“Әлфия Авзалова – халык җырчысы. Гади халык яныннан күтәрелеп чыккан, авырлыкларны күргән. Монда шундый зурлап озаттылар, монда булуыбыз белән үзебезне бәхетле саныйбыз. Яшь җырчыларга да Әлфия ападан үрнәк алырга тәкъдим итәбез”, - диделәр Корбанбикә апа Кадырова һәм Гөлсахра апа Хөсәенова. 
 
Әлфия апаны соңгы юлга озатканда аллея тулган, йөзләгән кеше килгән иде. 
 
Җырчының кызы Зөлфия ханым "Татар-информ" хәбәрчесенә: "Барлык татар халкына да рәхмәтемне җиткерегез. “Ул җирләүнең шушындый булуын үзе теләгән иде. Минем белән халык килеп хушлашырга тиеш, дип әйткәне бар. Мине концерт күлмәге белән җирләгез дип, васыять әйтеп калдырды", - дип искә төшерде җырчының кызы.

 

"Ахырда тагын бер тапкыр әниемнең яраткан сүзен әйтәсе килә: “Халкыма бик зур рәхмәт”, - диде Әлфия Авзалованың кызы.

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Церемония прощания с Альфией Авзаловой

 

Әлфия Авзалованың җырларын, тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерегез.


Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ. Илнар ТӨХБӘТОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 5560 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 20 Июнь 2017 09:23
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев