В заголовках  В тексте
Җомга, 21 Июль 2017 10:04

Җәй – дәваланырга җай: косметика максатында кулланыла торган үләннәр

Алоэ – бетчәләргә каршы һәм майлы тирене тәрбияләү өчен
Каз чәчәге (белокопытник) май бизләре эшчәнлеген көйли.
Үлмәс гөл (бессмертник) биттәге ялкынсынуларга каршы тора.
Каен – майлы тире өчен.
Имән биттәге майлы ялтырауны бетерә.
Зәңгәр мәтрүшкә битне дымландыра.
Сары мәтрүшкә ялкынсынуларга каршы тора.
Тырнак гөл (календула) биттәге аллергияне бетерә, тынычландыра, дымландыра.
Кычыткан майлы битне чистарта.
Юкә – майлы ялтырауга каршы.
Петрушка – агарту үзлегенә ия.
Бака яфрагы бетчәләрне бетерә.
Ромашка картаю билгеләрен туктата, җыерчыкларын кисәтә, ялкынсыну процессларына каршы тора.
Балан биттәге кара бетчәләрне бетерә.
Чамбыр (чабрец) коры тире өчен.
    
Бетчәләргә каршы көрәшүче үләннәр:
Алоэ, үлмәс гөл, сары мәтрүшкә, тырнак гөл, үги ана яфрагы, бака яфрагы, ромашка, эт тигәнәге.
Майлы тире өчен: алоэ, каен, имән, кычыткан, юкә, әрекмән тамыры, бөтнек, бака яфрагы.
Коры тире өчен: чамбыр, тырнак гөл, зәңгәр мәтрүшкә.
Җыерчыкларга каршы: үги ана яфрагы, ромашка.
Чистарту көченә ия: кычыткан, миләш
Пигментлы тапларга каршы: тузганак, петрушка.    


Коры тире өчен ромашкадан битлек


2 аш кашыгы ромашканы ваклап, шул ук күләмдә майлы кефир белән кушып, бер йомырка сытыгыз. Әзер массаны биткә сылап, 15-20 минут көтегез. Аннан соң җылымса су белән юып төшерегез.


Кара бетчәләргә каршы битлек


5әр гр бака яфрагы һәм үги ана яфрагы, 10 мл кефир алына. Яфракларны юып, иттарткычтан чыгарып, кефир өстәгез. Битне иң  элек җылы су белән юарга яки парда тотарга кирәк. Шуннан соң яшел массаны сөртегез. 15-20 минуттан соң, салкын су белән юып алыгыз.


Майлы биткә сары мәтрүшкәдән масса


Коры үләнне ваклап, өстенә кайнар су коегыз. Ботка халәтенә җиткерү өчен 60-70 градуска кадәр җылытыгыз. Суынган массаны чиста биткә сөртеп, 15-20 минут тотыгыз. Аннан соң салкынча су белән юыгыз. Курс: 15-20 битлек, атнага 2-3 тапкыр ясарга.


Чәчкә әрекмән төнәтмәсе


Ике зур әрекмән тамыры, бер стакан кайнар су кирәк. Тамырга кайнар су коегыз. Савытны капкач белән каплап, ярты сәгать төнәтегез, аннан соң сөзегез. Әлеге төнәтмә чәч коелудан булыша.


Үләнле бозлы шакмаклар


Табигатьнең һәр үләне – хәзинә. Аларны җыярга һәм кулланырга гына иренмәскә кирәк. Мәсәлән, бозлы шакмаклар бит тиресе өчен аеруча да файдалы. Аларны бер генә үләннән дә, төрле үлән катнашмасыннан да ясарга мөмкин. Моның өчен суыткычның боз шакмаклары савытына вакланган үлән салып, өстенә кайнар су коегыз. Суынгач, туңдыргычка куегыз. Һәр иртәне битне боз шакмагы белән туендырудан башлагыз.


Кыяр ял иттерә


Кыярның 90 %ы судан тора. Аның организмга файдасы әйтеп бетермәслек. Аны шулай ук косметика максатыннан да кулланалар. Кыярны күзгә куеп, 15 минут ятып торсагыз, ул күзләрнең арыганлыгын ала, күз тирәсендәге вак җыерчыкларны кисәтә. Шулай ук аның белән бит тиресен дә ышкырга кирәк. Моның өчен  салат ясаудан калган өлешләре яки кабыгы да ярый. Ул шулай ук пигментлы тапларны да киметә, тәнне агарта. Маскасын ясау өчен кыярга берни дә кушарга кирәкми, бары тик аны вак тишекле угычтан уып, биткә сылагыз. Аның майлы тирегә дә, коры тирегә дә файдасы бар.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 127 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 20 Июль 2017 11:08
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев