В заголовках  В тексте
Якшәмбе, 16 Июль 2017 09:01

Җиләкле базар. Казанда урман сыйлары нинди бәядән сатыла?

Быел яңгырлар яву сәбәпле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бер айга соңрак өлгерде. Былтыр аларны базар киштәләрендә 10 июньнән табып булса, быел исә 10 июльдән дә иртә күренмәделәр.

 

Укучыларыбызның “Быел базарларда җиләк-җимеш булмый мәллә?” дигән соравына җавапны Intertat.ru хәбәрчесе Мәскәү һәм Колхоз базарларыннан эзләде.


Барлык сораштырылган сатучылар да уңыш булмауга зарлана. Cәбәп итеп берәүләр  җимешләрнең кояш җитмәү аркасында кызара алмавын, ә икенчеләр аларның дым аркасында чери башлавын куя.


Казан базарларына сатучылар нигездә якын тирәдәге районнардан килә: Яшел Үзән, Биектау, Апас, Питрәч, Арча һ.б. Әмма араларында күрше төбәкләрдән килгәннәре дә бар. Мәсәлән, Владимир Солдатов Мари Элдан килгән.  Казанга ул каен җиләкләрен алып килгән.

 

“Бүген сатуга беренче көн чыгабыз. Былтыр быелгыга караганда сатуны 1 ай алдан башлаган идек. Бездә барлык кеше дә җиләк җыярга чыга, шуңа бездә конкуренция дә зур. Безгә Яшел Үзән аша килеп йөрисе авыр түгел, нибары 50 чакрым, әмма барыбер, яңгырлы ел булганга, зур табыш ала алмыйбыз. Бар җиләкләр дә чери”, - диде Владимир.

 

 

Җиләк-җимеш, яшелчә исеме

Мәскәү базарындагы бәяләр

Колхоз базарындагы бәяләр

Җир җиләге (3 кг)

500-600 сум

500-600 сум

Каен җиләге (1 кг)

300-350 сум

280-370 сум

Бакча җиләге (Виктория) (1кг)

200-300 сум

180-230 сум

Кара җиләк (Черника) (1 кг)

300-350 сум

300-370 сум

Өй кыяры (1кг)

70-80 сум

75-85 сум

Өй помидоры (1 кг)

100-200 сум

100-150 сум

Яңа бәрәңге (1 кг)

25-40 сум

30-45 сум

Суган

10-20 сум

10-15 сум

Укроп

5-15 сум

5-10 сум

Петрушка

15-20 сум

15-20 сум

Каен гөмбәсе

150-200 сум

130-200 сум

Ак гөмбә

200-270 сум

220-250 сум

Крыжовник

-

50 сум (1 стакан)


 

Колхоз базарында Мәскәү базарына караганда сатып алучылар күбрәк. “Нигә Мәскәү базарын сайладыгыз?” дигән сорауга сатучыларның яртысы “крыша” га түләү бәясе арзанрак булганга дип җавап кайтара. Колхоз базарында урын өчен түләү ике тапкырга югарырак икән.

 



Ә беләсезме бүген базарда иң табышлы тауар нинди? "Спиннер”!. Әйе, шул өчпочмакны хәтерләтә торган, тынычландыра торган уенчык базарларны да баскан. Баласы да, бабасы да бүгенге көндә спиннер сатып ала. Мәскәү базарында замана уенчыгын гармунчы абый янында күпләп саталар иде. Бу, бәлки, туры килү генәдер, ә бәлки маркетинг алымыдыр, чөнки Казанлылар, гармун тавышын ишетүгә, туктап кала һәм бабайны тыңлап тора. Берочтан спиннер да сатып ала.

 

 

Йә, җиләк алырга булдыгызмы инде? Аннан бик тәмле кайнатма ясап була, рецепты монда.


Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 636 мәртәбә Соңгы үзгәртү Якшәмбе, 16 Июль 2017 09:13
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев