В заголовках  В тексте

Спорт

  • Быел июнь аенда Франциянең Клермон-Ферран шәһәрендә мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты узды. Халыкара мәктәп спорты федерациясе (ISF) ярдәме белән Мәктәп спорты Милли берлеге (UNSS) тарафыннан 12-14 яшьлек укучылар арасында тәүге тапкыр оештырыла торган ошбу ярышта Россия данын Кайбыч районы Борындык мәктәбе бадминтончылары яклаган. Нибары 35 укучысы булган төп мәктәптә Европа мәйданында ил данын якларлык бадминтончыларны ничек әзерләүләрен без дә күреп кайттык.

    Җомга, 30 Июнь 2017
  • Россия чемпионаты һәм Кубогы ярышларында Татарстан спортчылары да катнаша, ә аларның җанатарлары автомобиль ота алачак.

    Пәнҗешәмбе, 29 Июнь 2017
  • 17 июньдә Санкт-Петербургта старт алган футбол буенча Конфедерацияләр кубогына 2 июльдә шул ук Санкт-Петербургта нокта куела. Финалчылар инде ачыклана: 28 июньдә Казанда – Португалия-Месика командалары очрашса, 29 июньдә Сочида – Германия-Мексика футболчылары көч сынашачак.

    Чәршәмбе, 28 Июнь 2017
  • Россиянең дүрт шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда уза торган футбол буенча Конфедерацияләр кубогында хәлиткеч уеннарны гына тамаша кыласы калды. 17 июньдә Санкт-Петербургта старт алган турнир 2 июльдә шул ук Санкт-Петербургта нокта куела. Ә аңа кадәр финалчыларны ачыклыйсы бар: 28 июньдә Казанда – Португалия-Месика ә 29 июньдә Сочида – Германия-Мексика футболчылары финалга чыгу өчен көч сынаша.

    Дүшәмбе, 26 Июнь 2017
  • Футбол буенча 2017 елгы Конфедерацияләр кубогының ике көне артта калды – өч шәһәр, алты команда һәм меңәрләгән футбол җанатарларын күрдек.

    Дүшәмбе, 19 Июнь 2017
  • 4 шәһәр, 8 команда һәм 16 матч... Россиянең дүрт шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда футбол буенча Конфедерацияләр кубогы турнирын кабул итә. Турнир 17 июнь – 2 июль көннәрендә уза. Татарстан башкаласы кунак командаларны чәкчәкләр белән каршы ала башлады инде – Казанга беренчеләрдән булып Мексика футболчылары килеп җитте. Алар артыннан Португалия җыелмасы Казанга килеп урнашты, соңрак чират Германия һәм Чили футболчыларына җитәчәк. 

    Җомга, 16 Июнь 2017
  • Россия дөньякүләм әһәмияткә ия спорт чарасын каршыларга әзерләнә – бу атнада футбол буенча Конфедерацияләр кубогы турниры старт ала. Уеннар Россиянең 4 шәһәрендә уза.

    Сишәмбе, 13 Июнь 2017
  • Кисәк кенә сорасаң, ул ничә тапкыр Татарстан, Россия чемпионатында батыр калуын да әйтеп бирә алмаска мөмкин. Чөнки җиңүләре күп! Сабан туйларында җилкәсенә менеп кунаклаган тәкәләр санының хисабын бик теләсә дә әйтеп бирә алмаячак. Алары тагын да күбрәк. Әле Татарстанда быелгы бәйрәмнәр башланырга да өлгермәде, ул инде Әстерханда узган Федераль Сабан туеннан көрәш батырына бүләк ителгән автомобильгә утырып кайтты. Көрәшеп алган ничәнче машинасы, дисезме? Анысын ул сер итеп саклый. Париж батыры булса да, авылларча гадилеген саклап калган Теләче батыры Раил НУРГАЛИЕВ белән Сабан туйлар алдыннан  җәелеп китеп сөйләшү мөмкинлеге туды...

    Җомга, 02 Июнь 2017 3
  • Татарстан үзенең спортчылары белән горурлана. Безнең Олимпия чемпионы булып танылган спортчыларыбыз гына да дистәдән артык. Алар белән горурланабыз һәм шул спортчылар кебек булырга да хыялланабыз.

    Якшәмбе, 28 Май 2017 3
  • Узган якшәмбедә Россия футбол премьер-лигасы 25 нче сезонына нокта куйды. Төрле елларда төрлечә аталса да, илнең югары футбол лигасы шуның кадәр сезон уздырды.

    Чәршәмбе, 24 Май 2017
  • 5 майда Германиянең Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә старт алган хоккей буенча дөнья чемпионатына якшәмбе төнендә нокта куелды. Швеция хоккей җыелмасы үз тарихында унынчы мәртәбә дөнья чемпионы булып танылды. Германиянең Кельн шәһәрендә узган финал матчында Швеция хоккейчылары буллит сериясендә Канада командасыннан өстен чыкты – 2:1. Шулай итеп, Канада үз титулын саклап кала алмады һәм җиңүләр саны буенча СССР һәм Россияне куып тота алмады: бездә – 27 алтын. Атна шундыйрак яңалык белән башланды...

    Сишәмбе, 23 Май 2017
  • Хавьер Грасия Россиядә 12 нче тапкыр җиңелү ачысын татыды. Әле өч көн элек кенә чемпионатның көмеш медаль иясе – «Ростов» тарафыннан тар-мар ителгән булса (2:4), бу юлы испан тренеры һәм командасының чемпионга – ЦСКА командасына теше үтмәде. Хәер, бүген инде яңа тарих языла: «Рубин» футболчылары үз кырында ЦСКАга җиңелү оятыннан кая кереп качарга белмәгән мәлдә, Мәскәүдә «Спартак» уенчыларына Чемпионнар кубогын тапшырдылар. Шулай итеп, ЦСКА тәхетне 16 ел «патша булырга омтылган «Спартак»ка биреп, үзе «көмеш»ле булырга җыена, ә вице-чемпион «Ростов» быел дүртенче урын өчен генә көрәш алып бара. Барысы да

    Пәнҗешәмбе, 18 Май 2017
  • Дилбегәне испан тренеры Хавьер Грасия үз кулына алганнан бирле «Рубин» футболчыларын өч кенә команда ике туп аермасы белән җиңә алды: ике тапкыр – «Зенит», үз кырында «Терек» һәм, ниһаять, «Ростов». Ләкин бу һич кенә дә «Рубин»ның көчле булуын күрсәтә торган саннар түгел. Сүз уңаеннан гына искә төшерүем. Иң төп күрсәткеч – финишка ике тур кала урнашкан урнашкан урыныбыз – турнир таблицасындагы тугызынчы баскыч һәм шул урынга тамыр җәяргә булышкан 11 тапкыр оттыру. Ростов-Дондагы кичәге җиңелү иң ачы хисләр «бүләк итте»...

    Дүшәмбе, 15 Май 2017
  • Бүген Лениногорск районы Югары Каран авылында “Алмакай” ат утарында татар токымлы атларның чабышлары узды . Оештыручылар әйтүченчә, "Бәйге" дип аталган әлеге бәйрәмне безнең бабалар даими уздырган, ул күп төрки халыкларга да хас. Быел әлеге гадәт республикакүләм дәрәҗәдә оештырылды.

    Якшәмбе, 14 Май 2017
  • 42 матч рәттән җиңелүсез уен! Россия волейбол тарихында моңа кадәр андый уңышлы уеннар сериясе бүләк итеп җанатарларын, клуб җитәкчелеген сөендергән, ахыр чиктә үзләре дә шул уңышлардан куаныч тапкан команданы хәтерләмим. Казанның «Зенит» волейболчылары быелгы сезонны шул рәвешле абынуларсыз узды. Нәтиҗәсе сөенерлек – команда сезонга Россия чемпионатында яуланган «алтын»ы белән нокта куйды...

    Җомга, 12 Май 2017 2
Страница 1 из 64

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев