В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 11 Гыйнвар 2017 15:19

Плей-офф исе килә: «Ак Барс» көндәш сайламый (видео)

Плей-офф исе килә: «Ак Барс» көндәш сайламый (видео) Ильнар ТУХБАТОВ фотолары

КХЛда даими чемпионатны төгәлләргә санаулы гына уеннар калып килә. Соңгы тур 18 февральгә билгеләнгән. Татарстан командаларының чемпионат финишына кадәр 11 матч уздырасы бар. Аннары – плей-офф. «Ак Барс»ның анда катнашуы шик тудырмаса да, «Нефтехимик» өчен плей-офф бүген үк башланды дисәк тә була: Түбән Кама командасы «көнчыгыш»та беренче сигезлеккә керү өчен тырыша. Intertat.ru хәбәрчесе көннән-кын кыза барган боз тирәсендәге хәлләр белән танышты.


ОФЫКТА – ПЛЕЙ-ОФФ


Лиганың Көнбатыш конференциясендә беренчеләрдән булып плей-оффта катнашу хокукын ЦСКА белән СКАның яулавы гаҗәп түгел. Хәер, Татарстан хоккей тамашачылары өчен күршедәге хәлләр икенчел дәрәҗәдәге мәсьәләдер. Барыбызны да үзебездәге вәзгыять кызыксындыра. Анысында да Гагарин кубогы өчен көрәшкә «юлламалар» өләшенә башлады. Соңгы турда «Ак Барс»ны отып «Металлург» сезонда 32 нче җиңүен бәйрәм итте һәм «көнчыгыш»та плей-оффка юллама откан беренче команда булды. «Сораулар бар, – дип әйтеп куйды ул вакытта «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. – Аларны төзәтергә кирәк».

Турнир таблицасына күз салсак, бүгенге нәтиҗәле уенын югалтмаган очракта, чемпионат финишына кадәр «Ак Барс» үз урынын югалтмас, мөгаен. Конференция лидеры – «Металлург» командасының үкчәсенә басарлык түгел инде. Аны куып тоту, чемпионат азагының бер могҗизасы булыр иде. Бүгенге өченче урынны югалту өчен дә шактый «тырышырга» кирәктер. Шуңа да Казан клубы плей-оффның беренче раундында «Металлург», «Авангард», «Трактор» һәм «Салават Юлаев» белән очрашу ихтималы юк дәрәҗәсендә.



Көндәшләр кем булырга мөмкинме? Телгә алынмаган барлык командалар да! Теоретик яктан әле бер генә команда да плей-оффта катнашу мөмкинлегеннән колак какмады. «Ак Барс» аларны сайламый, үзләре килеп капса гына.

– Көнчыгыш конференциядә быел мавыктыргыч көрәш көтелә. «Магнитка» тәртиптә, «Ак Барс» быел сизелерлек көчәйде, «Авнгард» та начар түгел, – ди бу уңайдан танылган хоккей белгече Сергей Гыймаев. – Аерым алганда, «Ак Барс» – бик куркыныч. Алар быел кимендә финалда уйнау турында хыяллана кебек. Максатлары югары.        
 



«АК БАРС»НЫҢ АЛДАГЫ УЕННАРЫ


Читтә:
12.01. 19:30. «Локомотив».
14.01. 17:00. «Витязь».
16.01. 19:30. «Динамо» (Мәскәү).

Казанда:
18.01. 19:30. «Салават Юлаев».
25.01. 19:00. «Сибирь».
27.01. 19:00. «Металлург» (Новокузнецк).


«НЕФТЕХИМИК»НЫҢ АЛДАГЫ УЕННАРЫ


Читтә:
12.01. 19:30. «Динамо» (Мәскәү).
14.01. 17:00. «Локомотив».
Түбән Камада
19.01. 19:30. «Слован».
23.01. 19:00. «Сибирь».
25.01. 19:00. «Металлург» (Новокузнецк).

 



ӘЙДӘ, БЕР ДОГА!..


Юлга кузгалыр алдыннан утырып бер дога кылырга күнегелгән кебек, соңгы вакытларда «Ак Барс» командасы читтәге, кайвакыт үзендәге уеннар сериясе алдыннан ачык күнегүләр уздыру, каләм әһелләре белән аралашып алуны гадәткә кертеп маташа. Бу юлы мондый чара Ярославль, Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәүгә ясалачак сәфәргә кузгалырга бер көн кала оештырылды. Соңгы ике уенда төп көндәш саналган командадар – «Салават Юлаев» белән Магнитогорскиның «Металлург» командасына оттырганнан соң алда торган матчларга әзерлек тагын да зур кызыксыну уята.

– Үзебездәге соңгы уеннар хакында башта ук кызыклы булачак, дип белдергән идем. Көчле командаларга каршы матчларда команданың проблемалары күренә, – дип сөйләде Зиннәтулла Билалетдинов. – Әйе, җитәрлек очко туплап булмады. Әмма, минемчә, уеныбызны яхшырту юлында туган сорауларны чишеп киләбез. Әлеге уеннардан чыгып командага нинди бәя бирергәме? Тискәре һәм уңай күренешләр дә бар. Команда белән барысы да яхшы дип әйтә алмыйм. Гомумән алганда, тулаем уен картинасы бар һәм без аның кимчелекле якларын да күрәбез.  



– Соңгы уеннарда капканы Эмиль Гарипов саклый. Плей-офф өчен капкачыны ачыкладыгызмы инде?

– Без Эмиль хәзерге вакытта көчлерәк уйный, дигән фикердә. Шуңа да аңа бу этапта күбрәк мөмкинлек бирәбез. Станислав Галимов та яхшы эшли һәм һәрвакыт уенга чыгарга әзер.

...«Ак Барсның ачык күнегүләрендә 29 хоккейчы катнашты. Беренчеләрдән булып бозга капкачылар – Станислав Галимов, Эмиль Гарипов һәм Артур Мисбахов чыкты. Алар белән капкачы тренерлары Сергей Абрамов һәм Ари Мойсанен, шулай ук сакчылар Альберт Яруллин белән Дамир Мусин шөгыльләнде.

 


Күнегүләргә яшьләр арасында дөнья чемпионатында бронза медаль яулап кайткан сакчы Михаил Сидоров та бар иде.

– Безне «көмеш» кенә түгел, алтын медальдән дә бер генә адым аерып торды, – дип искә ала Михаил чемпионатны. – Финалга чыксак, Канада командасын откан булыр идек. Медельле булу яхшы, әмма без – хоккейчылар һәм тренерлар да җиңәргә теләгән идек. Бәхет аз гына читләп узды. Тормышта андый хәлләр дә була. «Бронза» отып, турнир азагында үзебез турында яхшы тәэсирләр калдырдык.



Төп состав белән күнегүләрдә югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы «Барс» командасыннан Максим Лазарев белән Дмитрий Архипов та катнашты. Ә менә 22 яшьлек тагын бер сакчы Роман Абросимовны күреп булмады. Бактың исә, ул имгәнгән хоккейчылар исемлегенә кертелгән икән.

– Роман Абросимов авырый, – дип ачыклык кертте баш тренер. Максим Лазарев белән Дмитрий Архиповны төп составка чакырту турында сорашкач: «Сагындым үзләрен», – дип елмайды ул.


СОСТАВ ТОТРЫКЛЫМЫ?


Күнегүләр вакытында уенчыларның нинди киемнән шөгыльләнүенә күз ташласак, «Ак Барс»ның якындагы уеннарда нинди составта уйнаячагын чамаларга була. Яшел киемдә: Василий Токранов – Степан Захарчук, Иржи Секач – Александр Свитов – Джастин Азеведо; сарылар: Зыят Пайгин – Михал Йордан, Дмитрий Архипов – Денис Хлыстов – Вячеслав Солодухин – Максим Лазарев; зәңгәрләр: Альберт Яруллин – Атте Охтамаа; Артём Лукоянов – Владимир Ткачёв – Андрей Чибисов; кызыллар: Михаил Сидоров – Дамир Мусин; Дмитрий Обухов – Фёдор Малыхин – Михаил Варнаков; кызгылт-сарылар: Стефан Эллиотт – Рафаэль Батыршин, Антон Глинкин – Андрей Попов – Михаил Глухов.



Нинди генә команда, нинди генә составта чыгыш ясаса да, уенчыларга карата читтән сорау булачак. Сезон дәвамында «Ак Барс» составы да үзгәрешләр кичерә. Декабрь аенда командага һөҗүмчеләр – Денис Хлыстов, Вячеслав Солодухин һәм Евгений Григоренко кебек уенчылар килеп кушылды. Шул ук вакытта Денис Голубев кебек үз егетләребез «Барс»ка озатыла.

– Денис Голубевның «Ак Барс»ка әйләнеп кайту мөмкинлеге зурмы, дисезме? – ди Билалетдинов. – Үзем дә әйтә алмыйм.

...Калган 11 уенның «Ак Барс» өчесен генә үз бозында уздыра. Плей-офф алдыннан бу командага тискәре тәэсир итмәсме? Бүген күпләрне әлеге сору борчый. Баш тренер шик-шөбһәләрне куып таратырга кирәклеге хакында искәртә. «Бу уенчыларга берничек тә тәэсир итми, – ди ул. – Әзерләнәбез һәм эшлибез. Хәзер калган уеннарда җиңү яуларга кирәк. Ләкин күбесенчә плей-оффка әзерлек бара».

Плей-офф димәктән, хәлиткеч уеннар бүген башланса, «Ак Барс» беренче раундта Астананың «Барыс» командасы белән туры килер иде. Финишка кадәр үзгәрешләр булачак әле. Кем белә, бәлки КХЛда тәүге сезонын уздыручы Кытайның «Куньлунь» командасы белән дә очрашырга туры килер әле.

– Кытай клубы, дисезме? Бу хакта уйлаган да юк, – ди имгәнү сәбәпле соңгы матчта уйный алмаган, инде хәзер кабат бозга чыгарга әзер булган һөҗүмче Антон Глинкин. – Турнир таблицасына карамыйбыз да. Беренче чиратта җиңү турында уйлыйбыз. Чемпионат төгәлләнгәч, плей-оффтагы көндәш тә билгеле булыр.

...«Ак Барс» иртәгә Ярославльдә җирле «Локомотив» белән булачак уенга сәфәргә кузгалды. Вячеслав Солодухиннан кала ачык күнегүләрдә катнашкан уенчыларның барысы да составка эләкте.


Фәрит САЛИХОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 592 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 12 Гыйнвар 2017 09:10
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев