В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 18 Май 2017 11:31

«Рубин»нан китүме – килешү бар: «испанча футбол» ник ачуны китерә?

«Рубин»нан китүме – килешү бар: «испанча футбол» ник ачуны китерә? Илнар ТӨХВӘТОВ фотолары

Хавьер Грасия Россиядә 12 нче тапкыр җиңелү ачысын татыды. Әле өч көн элек кенә чемпионатның көмеш медаль иясе – «Ростов» тарафыннан тар-мар ителгән булса (2:4), бу юлы испан тренеры һәм командасының чемпионга – ЦСКА командасына теше үтмәде. Хәер, бүген инде яңа тарих языла: «Рубин» футболчылары үз кырында ЦСКАга җиңелү оятыннан кая кереп качарга белмәгән мәлдә, Мәскәүдә «Спартак» уенчыларына Чемпионнар кубогын тапшырдылар. Шулай итеп, ЦСКА тәхетне 16 ел «патша булырга омтылган «Спартак»ка биреп, үзе «көмеш»ле булырга җыена, ә вице-чемпион «Ростов» быел дүртенче урын өчен генә көрәш алып бара. Барысы да соңгы турда хәл ителә...


Футбол. Россия чемпионаты. 29 нчы тур. «Рубин» (Казан) – ЦСКА (Мәскәү) - 0:2 (0:0). Голлар: Витиньо, 72; Дзагоев, 90+.
«Рубин»ның составы: Рыжиков, Санчес, Камболов, Самбрано, Ткачук, Кузьмин (Сонг, 55), Цакташ, Мвила (Әхмәтов, 87), Рочина (Махатадзе, 64), Канунников, Жонатас.


ҖИҢҮ КЕМГӘ ДӘ КИРӘК


Әлеге матчка карата Казанда игътибар аеруча зур иде. Төп сәбәп, әлбәттә, бүгенге уенның Татарстан башкаласында соңгысы булуга гына түгел, ә аның бу җәйдә Россиянең дүрт шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда узачак Конфедерацияләр кубогы уңаеннан тест матчы булуы белән дә бәйле иде.

 

Матч РФПЛ: ФК Рубин - ФК ЦСКА


Матчның гадәти уен булмавы тамашачылар санында да чагылыш тапты – аншлаг ук булмаса да, «Казан Арена»дагы тамашачылар саны чемпионатның язгы өлеше өчен начар түгел иде. Әлеге матчны карарга 21405 тамашачы җыелды. Тест матчы булганлыктан, стадионга керү бүген җанатар паспортына ия кешеләргә генә рөхсәт ителде, һәм бушка оештырылды.


Матчка игътибарның зур булуы көндәшкә дә бәйле. ЦСКА – сезонның язгы өлешендәге 11 матчның җидесендә җиңүгә ирешеп, 3 уенны тигез исәпкә төгәлли алган команда. Яздагы бердәнбер уңышсыз матчы – «Спартак»ка каршы уен булды. Шуның аркасында ЦСКА чемпион исеме өчен көрәштән төшеп калды. Инде «Спартак»ның да финишка өч тур кала ук чемпион исемен яулавы билгеле, ә ЦСКА Чемпионнар лигасында катнашу хокукы бирә торган көмеш медаль өчен көрәш алып бара.


Шулай итеп, уенда уңышка ирешү Мәскәү командасына үкчәсенә басып килүче «Зенит»ка тоттырмас өчен кирәк булса, «Рубин»га нәтиҗәле уен уңышсыз сезон азагында үз тамашачысы алдында абруен саклап калу өчен гаять мөһим иде.

 

Матч РФПЛ: ФК Рубин - ФК ЦСКА


Уен Казан тамашачыларының гына өметен акламады – матчның беренче таймы кунакларның Сергей Рыжиковны шактый тирләтүе, ә «Рубин»ның ЦСКА капкасына берничә һөҗүм оештыруы белән истә калса, икенче тайм төгәлләнгәнче күпчелек тамашачыларның стадионнан чыгып китүе үк күп нәрсә турында сөйли.


«Рубин» кабат мескен хәлдә иде. Барысына да команданың аз составта калуы гаепле, дип әйтүчеләр дә булды. Әйе, тамашачы тәнәфестән соң урынына да утырырга өлгермәде – уенның 48 нче минутында «Рубин»ның ярымсакчысы Мийо Цакташ кагыйдәне  тупас бозган өчен уеннан куып чыгарылды.

 

Матч РФПЛ: ФК Рубин - ФК ЦСКА


Бу өстенлекнең тулысынча ЦСКА ягына авышуына ишарә иде. Бер уенчының җитмәве үзенекен итте – кунаклар 72 нче минутта штраф тибүне оста башкарып, исәпне ачты. Голның авторы – Виктор Витиньо. Әлеге голдан соң да Сергей Рыжиков капкасы каршында туктаусыз һөҗүмнәр Алан Дзагоевның голы белән уенга нокта куйды - 0:2.


21 майда Россия чемпионатында соңгы тур уеннар уза. «Рубин» Пермьдә «Амкар» командасы белән очраша.


«ТАМАШАЧЫГА РӘХМӘТ»


«Рубин»ның француз уенчысы Янн М’Вила белән килешми дә булмый – мондый уен өчен вакытын кызганмыйча стадионга килгән тамашачыга рәхмәт.


– Рәхмәт әйтү генә түгел, гафу да үтенәсем килә, – диде уеннан соң  Янн М’Вила. – Чөнки бездән көткән уенны күрсәтә алмадык. «Казан Арена» – Россиянең яхшы стадионы һәм киләсе сезонда без анда яхшырак уен күрсәтергә өметләнәбез. Ә бүгенге матчка килгәндә, беренче таймда ярыйсы гына уйнасак та, икенче өлештә, кызганычка каршы, кызыл карточка алдык. ЦСКА кебек команда белән алай эшләргә ярамый.

 

Матч РФПЛ: ФК Рубин - ФК ЦСКА


...Тамашачылар алдында уенчыларның беренче тапкыр гына гафу үтенүе түгел инде. Моңа кадәр Сергей Рыжиков, Тарас Бурлак, Серхио Санчес һәм башка футболчыларның бар гаепне үз өсләренә алганы булды. Әмма баш тренер – Хавьер Грасия гына никтер дәшми. «Үз тамашачыгыз алдындагы сезонның соңгы уеныннан соң ниләр әйтер идегез?» – дигән сорауны да ул үзенчә кире юнәлешкә борып куйды.


– Безнең әле тагын бер матч уздырасы калды, шуңа да нәтиҗә чыгарырга иртәрәк. Без җитди рәвештә алдагы матчка әзерләнәбез, – диде Хавьер Грасия. – Ә бүгенге уен башы начар булды димәс идем. Безнең тарафтан мизгелләр дә булды. Аерым алганда, Жонатасның гол кертү мөмкинлеген искә алырга була. Ләкин мондый матчта җиңүгә ирешү өчен андый мөмкинлеләрдән файдаланып, гол да кертү кирәк. Кызганыч, без гол кертә алмадык. Икенче таймда без аз составта калдык, хәл катлауланды һәм бу безнең капкага гол кертүгә китерде. Команда тырышты, уенчыларга дәгъва белдереп булмый.

 

Картинки по запросу грасия site:tatar-inform.ru


Хавьер Грасияның вәгъдәләре инде күптән ачуны китерә башлады. «Җитди рәвештә әзерләнәбез, алда торган уенда 3 очко алырга тырышачакбыз», – испан тренерының әлеге ышандыру сүзләре инде 30га тулып килә. Ә нәтиҗәсе бөтенләй башка: 29 уенның тугызында гына 3әр очко тупланган һәм команда 9 нчы урында таптана.


– Команданың 10 нчы урыннан түбән төшкәне юк иде. Сездән нәтиҗәлерәк эш көткәннәр иде. Клубтан китәргә әзерме сез? – дип сорап куйдылар Хавьер Грасиядан.


– Мин күрәзәче түгел, ләкин без 9 нчы урында да булырга мөмкинбез, – дип шаяртасы итте остаз. Ләкин берәүне дә көлдерә алмады, үзе генә көлкегә калды кебек. – Мин үз килешүем буенча эшләргә әзермен. Хәзерге вакытта башка төрле сөйләргә сәбәп күрмим, – дип өстәде ул аннары.


...Хавьер Грасия белән вакытыннан алда килешү өзелсә, клуб 10 миллион евро күләмендә компенсация түләргә тиеш, дигән сүзләр йөри. Кусак та талап кача икән әле.
 

ИСПАНЧА УЕН – ҺАВАСЫ ЧЫККАН ШАР


Хавьер Грасия командасы Россия чемпионатында үз уенын табар өчен тулы бер сезон да аз булды. Минем өчен «испанча уен» һавасы тиз арада чыгып беткән шарны хәтерләтә. Матчның бер вакыт аралыгында, 15-20 минут, «кабарып» – ярыйсы гына уйнап ала да, кабат «һавасыз кала» – уены юкка чыга. ЦСКАга каршы уенда, мәсәлән, Хавьер Грасия өч үзәк сакчы схемсын сайлап, көндәшен бутарга теләде. Нәтиҗәдә уенның башында гына Игорь Акинфеев капкасы алдында куркыныч һөҗүмнәр оештыра алдык.

 

Матч РФПЛ: ФК Рубин - ФК ЦСКА

 

«Көндәшнең мондый тактикасы гаҗәпләндерсә дә, үзгәрешләр кертеп, үз уеныбызны җайлый алдык», – диде азактан ЦСКАның баш тренеры Виктор Гончаренко. Ә каләм әһелләре Грасиянең бу тактиканы Корбан Бердыевка охшарга тырышуы, дип бәяләргә тырышты.


Бердыев, димәктән, күпләр сезон азагын көтә. Кайбер мәгълүматлар буенча, 27 майда «Рубин» клубының попечительләр советының утырышы узачак. Испаннарның Казандагы язмышы хәл ителә, дигән сүз бу. Менә шундый утырышларда «кыздырып» алмый торып, Хавьер Грасия кая килеп эләккәнен аңламас, мөгаен.


Кемдер бүген «Рубин»ны чемпион иткән Корбан Бердыев уенын сагына, арада Ренат Билалетдинов җитәкләгәндәге «Рубин» футболчыларының курку белмәс рәвештә һөҗүмгә ыргылган уенын искә алучылар да бар.


Ничек кенә булмасын, «Рубин»ның «испанча уенын» без көткәнчә туп тибүгә әйләндерәсе иде. Виктор Гончаренко әйтмешли, мондый яхшы стадионнарда трибуналарны һәр матчта тамашачылар белән тутырасы иде.


Ә аның өчен сыйфатлы уен кирәк. «Испанчамы» ул, әллә «татарчамы» – барыбер. Нәтиҗәсе генә булсын!


Фәрит САЛИХОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 378 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 18 Май 2017 11:56
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев