В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 19 Июнь 2017 16:34

Конфедерацияләр кубогы-2017: иң кызык мизгелләр – фотода

Футбол буенча 2017 елгы Конфедерацияләр кубогының ике көне артта калды – өч шәһәр, алты команда һәм меңәрләгән футбол җанатарларын күрдек.


ИКЕ КӨНДӘ – ӨЧ УЕН


Санкт-Петербургтагы ачылыш матчында – Россия-Яңа Зеландия (2:0), икенче көннең беренче матчында Татарстан башкаласында “Казан Арена”да – Португалия-Мексика (2:2) җыелма командалары уены мавыктыргыч мизгелләр бүләк итте. Ә Конфедерацияләр Кубогы футбол турнирының икенче көн уеннары Чили җыелма командасының Камерун футболчыларына каршы матчта ышанычлы җиңүе белән төгәлләнде. Анысы Мәскәүнең "Спартак" стадионында узды.


Шулай итеп, ике көн уеннан соң Конфедерацияләр Кубогында ике генә команданың уенын күреп булмады. "В" төркемендә чыгыш ясаучы калган ике команда – Австралия белән Германия җыелмалары бүген Сочида "Фишт" стадионында очраша.Уен 18.00 сәгатьтә башлана.


“КАЗАН АРЕНА” СОКЛАНДЫРДЫ


Конфедерацияләр Кубогы Казанга да килеп җитте: турнирның - икенче, ә “Казан-Арена” стадионындагы дөньякүләм беренче футбол матчында Португалия һәм Мексика җыелма командалары көч сынашуында җиңүче ачыкланмады – 2:2:


Матч КК2017 Португалия - Мексика


"Казан Арена" мине яхшы яктан гаҗәпләндерде. Атмосфера гаҗәеп иде. Без тамашачылар белән элемтәне тойдык. Уен кыры бик яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Бүгенег уен безне куандырды. Барлык оештыручыларга да шушындый искиткеч стадион өчен рәхмәтемне җиткерәм", – диде Мексика җыелмасы баш тренеры Хуан Карлос Осорио:


Матч КК2017 Португалия - Мексика


Португалиядә урмандагы көчле янгын алтмышлап кешенең гомерен өзде. Шуңа “Казан Арена” стадионындагы әлеге уенга Португалия футболчылары матәм тасмасы тагып чыкты, ә очрашуны бер минут тынлык белән башладылар:


Матч КК2017 Португалия - Мексика


Ә аңа кадәр Португалия футбол йолдызы Криштиану Роналду белән җитәкләшеп чыккан малайның шатлыктан балкыган йөзен күрдек:


Матч КК2017 Португалия - Мексика


“Казан Арена” стадионындагы Португалия-Мексика җыелмалары уенын 34372 футбол сөюче тамаша кылды. Кызганыч, буш урыннар бар иде:


Матч КК2017 Португалия - Мексика


Роналдуның болай басып торуын күрү – җанатар бәхете:


Матч КК2017 Португалия - Мексика


Матчның иң истә калган беренче мизгеле 22 нче минутта булды: Португалия футболчысы Пепе гол кертте, ә арбитр Нестор Питана видео кабатлаудан соң аны кире какты – офсайд:


Матч КК2017 Португалия - Мексика


Исәпне беренче булып Португалия футболчысы, матур чәчле Рикардо Куарежма ачты:


Матч КК2017 Португалия - Мексика


Мексиканы танылган Очоа да коткармады:


Матч КК2017 Португалия - Мексика


Ахыргы минутта Мексиканың үҗәт футболчылары исәпне тигезли алды:


Матч КК2017 Португалия - Мексика


Фәрит САЛИХОВ. Илнар ТӨХБӘТОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 818 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 19 Июнь 2017 17:00
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев