В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 18 Гыйнвар 2017 18:54

«Илбашы» китабын халык көтте

«Илбашы» китабын халык көтте Рамиль ГАЛИ фотолары

Татарстанның Беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәймиев турында «Илбашы» дип аталган татарча китап дөнья күрде. Әлеге үзенчәлекле китапның авторы – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рабит Батулла.


Әлбәттә, моңа кадәр дә Шәймиев шәхесенә багышланган рус телендә басмалар чыгып торды. Ана телебездә дөнья күргән әлеге китап исә икеләтә куаныч өсти. Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Илбашы» китабы, беренче карашка, әле күптән түгел генә рус телендә нәшер ителгән «Жизнь замечательных людей. Биография продолжается…» (шулай ук М.Шәймиев шәхесенә багышланган)  китабыннан калышрак кебек. Ни дисәгез дә, татар купшылык һәм затлылыкка омтылучан бит. Татар телендәгесе дә катырак тышлы, фото-документлар белән баетылганрак булса, отышлырак булыр иде. Кайберәүләр тышлыктамыни хикмәт: китап эчтәлекле, иң мөһиме – укучы игътибарын җәлеп итәрлек булсын дияр...



- Китап өчен мәгълүмат  туплау авыр булды, димәс идем, чөнки  Минтимер Шәрипович турында бик күп материал бар бит, – ди Рабит Батулла. –  Матбугатта да, интернетта да шактый күп алар. Китаплар да шактый чыкты. Үзе белән әңгәмәләр дә корып утырдык. Без бит инде күптән таныш, 1990 елдан бирле. Ирек мәйданында кулга микрофон тотып «азатлык» кычкырып йөрдек. Минтимер Шәрипович безнең хөкүмәт җитәкчесе буларак, парламентта, сессияләрдә җитәкчелек кыла иде. Бу китап жанры буенча – әдәби-документаль әсәр. Монда документ та күп, әдәби чаралар да.



Минтимер Шәймиев турында әдәби әсәр язу тәкъдимен Батуллага «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов ясаган:

– Илбашы турында әдәби-документаль  әсәр язарга  Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың барыннан да өлгеррәк булып алынуы аңлашыла да. Беренчедән, ул – Минтимер Шәймиевнең замандашы, татарның ил-көнендә барган хәл-вакыйгаларны читтән күзәтүче әдип кенә түгел, ә шул вакыйгалар эчендә үзе дә кайнаган милләтпәрвәр көрәшчебез дә бит әле. Икенчедән, Р.Батулла – үз иҗат гомерендә тарихи шәхесләргә багышланган «Сөембикә-ханбикә», «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Кәбир Бәкер», «Аксак Тимер», «Тукай-Апуш», «Бию җене кагылган егет» кебек романнар, дистәләрчә киносценарийлар, сәхнә әсәрләре язган тәҗрибәле, кил колачлы язучы.

2017 ел Татарстан китап нәшрияты өчен шактый уңышлы башланды.


«Илбашы» китабының мөхәррире Газинур Морат әлеге хезмәтне беренче коймак, дип белдерде. «Минтимер аганың үз ана телендә, татарча уйлап, татарча иҗат ителгән әсәр бу. Моңарчы, минем белүемчә, Татарстанда беренче Президентыбыз турында татар телендә дөнья күргән әсәр юк иде әле. Әлбәттә, әдәби очерклар булгандыр, әмма әдәби образ иҗат итү, татар халкының соңгы дәвердәге олы шәхесе турында әдәби әсәр язу зур кыюлык, егетлек, каһарманлык сорый», - диде ул.



Кайбер кешеләр «Илбашы» әсәре белән «Казан утлары» журналы битләреннән таныша башлаганнар иде инде.  Китап мөхәррире ышандырганча, документаль фактлар белән баетылган, моңарчы бөтенләй без белмәгән яклары белән ачылган аксакалыбыз турындагы китап һәркемгә кызыклы булачак.


«Илбашы»ның Татарстан китап нәшрияты билгеләгән бәясе – 180 сум. (Чагыштыру өчен: Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабы – 555 тәңкә.) Ул нәшриятның сәүдә нокталарына сатуга чыгарылган инде.  

Әсәрнең мөхәррире Г.Морат Минтимер Шәймиевне дә китапның мөхәррире дип атады. «Минтимер Шәрипович кулъязма вакытында ук әсәрне укып чыкты. Караламамның икенче яртысын «брак»ка чыгарды. Ул файдага гына булды, киңәше бик дөрес иде. Икенче яртысында мин нәкъ менә «Азатлык» дип кычкырып йөргән вакытны чиста документ белән җиңеп чыкмакчы идем. Икенче бүлекне яңадан язарга туры килде. Минтимер Шәймиев китап язылганда укып барды һәм киңәшләрен биреп торды. Соңгы вариантта теләген белдереп записка язды, анда да тәнкыйть бар иде. Бик дөрес тәнкыйтьләр. Ул зиһенлиятле кеше, бер яктан икенче якка бәргәләнми...» – дип җавап бирде китап авторы, Intertat.ru хәбәрчесенең, әсәрне Шәймиев үзе укыдымы һәм нинди бәя бирде, дигән соравына.

Татар язучылары арасында  аксакалыбыз Минтимер Шәймиев турында әдәби әсәр язылырга тиеш дигән теләк күптән йөргән. Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим дә, бу китап – күптән көтелгән, ди. Шәймиев турында язучыларыбызның гомум фикере, гомум хыялы шушы китапта тормышка ашкан. «Илбашы» китабын халык та яратып кабул итәчәк, тиражы гына азрак булган, дигән фикердә ул.



Китапта татар халкы өчен кадерле фактлар шактый. Милли традицияләрдә тәрбияләнгән, гади авыл баласының ил күләмендә танылган сәясәтче дәрәҗәсенә ирешү серләре белән дә танышырга мөмкин булачак. Шулай ук  мәхәббәт тарихы, Татарстан язмышы да объектив сурәтләнгән.
 



КИТАПТАН КАЙБЕР ӨЗЕКЛӘР:


«Миңкәй» – Минтимер Шәймиевнең сабый чактагы кыскартылган исеме...

Адәм баласының холкын, гамәлләрен, фикер юнәлешен борынгы ата-бабалардан калган йолалар билгели. Ана теле, йола, гаиләнең игелекле гамәлләре баланың рухына мәгънәви нигез булып ята. Гаилә йоласы нык булса, тышкы мохит, урам, яман төркем берни дә эшли алмый. Чөнки булачак шәхеснең баш очында ата-бабаның кылыч кебек үткер кисәтү йоласы эленеп тора.



Үзен белә башлаганнан бирле Минтимернең беренче ачык хатирәләре Бөек Ватан сугышы белән бәйле булды. Сугыш башланган чакта аңа нибары дүрт яшь иде.

Табын янына җыелгач, хатирәләр башлана. Ни өчен әти-әнисе Хантимер, Минтимер исемнәре кушкан балаларына? Баксаң, аларның кыз балалары күп булып, ир оланнары туган бере үлә барган икән. Андый очракларда тагын йола ярдәмгә килә: Үлмәс, Тансыкбай, Яшәр кебек исемнәр пәйда була. Тимер кебек чыдам, нык, сәламәт булсын дигән өмет белән ата-ана оланнарына  Хантимер, Минтимер исемнәре куйдырган.



Минтимергә авыр, бик авыр иде. Ә иң авыры – ялгызлык! Күпме дусларың, сөекле хатының була торып, күп кенә мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп, киңәшеп, бер бушанып алырга ярар иде. Юк, ярамый шул. Мәскәүдә ул бигрәкләр дә ялгыз. Кайчак Минтимер үзен чынбарлык тормышта түгел, ниндидер аңа таныш булмаган, аңа каршы мохиттә яшидер кебек тоя иде...

Минтимер Шәймиевнең өскә күтәрелә баруы коммунистик режимның гөрләгән чагына, совет властенең иң куәтле дәверенә туры килде.  Колхоз-совхозлар гөрли, нефть миллиардлап кына суыртыла, заводлар корыла, анда-санда бөек төзелешләр барлыкка килә. Социалистик илләр белән дуслык шәп. Ләкин иң гаҗәбе шунда ки: шушы шау-шулы уңышлардан баш әйләнгән чагында эчкечелек арта барды илдә....



 «Президент» атамасын башкасына алыштыру-алыштырмау – ул республиканың үз вәкаләте.
– Әгәр дә аны өстән алыштырырга кушалар яки мәҗбүр итәләр икән, без референдум оештырырга яки халык фикерен тупларга һәм халык ихтыярына буйсынырга тиеш булачакбыз, – диде Минтимер Шәймиев.


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1300 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 19 Гыйнвар 2017 12:36
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев