В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 12 Гыйнвар 2017 06:44

Эчсәң әгәр дүләнә, гомерең белән түләнә...

Яңа ел каникулларында кем нәрсәдән курка инде: янгын сүндерүчеләр – хәвеф-хәтәр чыгуыннан, табиблар – алкоголь белән агуланучыларның саны артуыннан... Иркутск өлкәсендәге хәлләр бөтен Россияне аягүрә бастырды бит.


Исегезгә төшерәбез: декабрьнең икенче яртысында Иркутск өлкәсендә 35-50 яшьлек кешеләр күпләп агуланды. Иркутск шәһәрендә киоск һәм павильоннарда косметик чара буларак сатылган, ванна чистарту өчен эшләнгән «Боярышник» (дүләнә) эчеп зыян күрүчеләрнең саны көннән-көн арта.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, әлеге сыекчаларның составында метанол булган. Метанол яки метил спирты кеше организмына әйтеп бетергесез зыян сала. «Метил спирты кешене сукырайтырга да, үлемгә китерергә дә мөмкин. Аның белән бик сак эш итәргә кирәк», – ди КФУның Химия факультеты аспиранты Гүзәл Фатыйхова.


ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ – 9 ЛИТР


Бу мәсьәлә хәзер Татарстанда да аерым контрольгә алынган. Яңа ел каникуллары вакытында да республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясе даими рәвештә рейдлар үткәргән.

- Әлеге чаралар республиканың бөтен районнарын диярлек колачлады. Быел без составында спирт булган сыекчаларны тикшерүгә аеруча зур игътибар бирдек, – ди Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары Рөстәм Арсланов.

Статистикага күз салсак, Татарстанда 2016 елда законсыз сатылган 182 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция конфискацияләнгән. Ел дәвамында составында спирт булган 120 мең литр сыекча сатудан алынган.  Бу – барлык продукциянең 60 проценты дигән сүз.

– Гомумән алганда, Яңа ел каникуллары вакытында 700 литр алкоголь һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Роспотребнадзорның аларны сату тыелуы турында карары чыккач, Татарстанда әлеге сыекчаларны сату очраклары күзәтелмәде диярлек. Өч районда составында спирт булган 9 литр продукция конфискацияләнде. Әлегә метанол белән агулану очраклары теркәлмәде, – ди урынбасар.

Мисалларга тукталсак, рейдлар вакытында Азнакай районында парфюмерия продукциясе, аерым алганда, ислемайлар сатылуы ачыкланган. Әлмәт районында да ГОСТ таләпләренә туры килмәгән ислемай белән сату иткәннәр. Ә Саба районында берәү үз ишегалдында «фанфурик»лар сатып яткан. Әлеге гражданинга карата халык тарафыннан шикаятьләр шактый булган. Нәтиҗәдә, хокук саклау органнары белән берлектә үткәрелгән махсус рейд вакытында 14 флакон сыекча конфискацияләнгән. Әйләнештән алынган һәр продукция буенча экспертиза үткәрелә.

 

Шушы көннәрдә генә Яр Чаллы шәһәрендә оператив-эзләү чарасы барышында полиция хезмәткәрләре 32 яшьлек гражданинны тоткарлый. Тикшерү барышында аның этил спирты һәм фармацевтик антисептик эремәне күмәрләтеп сату белән шөгыльләнгәнлеге беленә. Әлеге «байлык» автокаланың сәнәгать районында урнашкан складларда сакланган. Бу төр продукциягә бернинди документация дә булмый. Нәтиҗәдә, 8850 литр спиртлы сыекча булуы ачыклана. Ә аны йә даруханәләр челтәре, йә лицензия булганда гына сату итәргә мөмкин. Шул сәбәпле, әлеге продукция тартып алына. Хәзер бу факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

 


БЕЛӘСЕҢ ИКӘН, ХӘБӘР ИТ!


Исегезгә төшерәбез: Россиядә 2016 елның 23 декабреннән составында спирт булган, эчәргә яраксыз продукция белән сату итү тыелган. Бу чикләүләргә дарулар, тәрәзә чистарта торган сыекчалар, парфюмерия керми.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе дә составында спирт булган, эчәргә яраксыз продукция мәсьәләcен җитди контрольдә тота. Әлеге учреждение ваклап сату нокталарында  продукция составында этил спирты 25 проценттан артык тәшкил иткән товарларга көн саен мониторинг уздыра. «11 гыйнвар мәгълүматлары буенча,  мониторинг 1524 объектны колачлый. Нәтиҗәдә, шундый 1032 берәмлек продукция (барлыгы 199,9 литр) ачыкланды һәм сатудан алынды», – дип белдерә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре.
 


Әгәр законсыз рәвештә шундый продукция сатучылар белән очрашасыз икән, Дәүләт алкоголь испекциясе «кайнар линия»сенә хәбәр итегез – (843)278-92-79. Әлеге номер тәүлек буе эшли. Шулай ук «Халык контроле»нә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге мәгълүматны аноним рәвештә дә калдыра аласыз.



ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 6 гыйнварына кадәр Татарстанда  химик сәбәпләр аркасында 26 агулану очрагы теркәлгән. Декабрьнең соңгы атнасы белән чагыштырганда, бу – 2,4 тапкырга азрак. Алар арасында алкоголь һәм спиртлы сыекчалар белән агулануга бәйле 5 очрак та бар.

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1361 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 12 Гыйнвар 2017 18:50

1 Фикер

  • Фикер белдерү Якшәмбе, 19 Февраль 2017 22:31 Раиль М язган

    Бик эйбят бу эшляр - контроль итю,аракылардан,хамерлярдян,спиртов эчемлеклярдян,95% начар эшляр эшлянеля.Молодцы!

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев